Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 сентябрь 2020, 23:24

Ике яшь эшче электр тогыннан үлде

Фаҗигале үлемме әллә хәвефсезлек чараларын үтәмәүме?

15 сентябрьдә Бөре районында ике 33 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Республика хезмәт инспекциясе белдерүенчә “Башкирэнерго” хезмәткәрләре Кандаковка авылыннан ерак булмаган подстанциядә ремонт эшләре башкарган. Беренчел мәгълүматлар буенча, эшчеләр электр тогына сугылган. Алар икесе дә шул урында үлгән. Аларның үлем шартларын криминалистлар һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре тикшерә.
Читайте нас: