Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 Май 2020, 16:00

Янгыннар чыгып тора

Соңгы тәүлекләрдә Башкортстанда 25,4 гектар мәйданда өч табигать янгын чыганагы барлыкка килгән.

Соңгы тәүлекләрдә Башкортстан территориясендә 25,4 гектар мәйданда өч табигать янгын чыганагы барлыкка килгән.
Зилаер районы Березовка торак пунктында – 6,1 га, Учалы районы Бәләкәй Казаккол торак пунктында – 1,2 га, Учалы районы Алтаныш станциясендә 18,1 гектар мәйданда янгын чыгу очраклары теркәлгән. Аларның барысы да сүндерелгән, яңалары күзәтелми дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
2020 елда янгыннар чыгу ихтималы сакланган чор башланганнан алып барлыгы 4 табигать янгыны теркәлгән.
Башкортстанда 30 апрельдән алып янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Ул 10нчы майга кадәр дәвам итә.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: