Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 49 яшьлек иргә билгесез кеше шалтырата. Ул үзен банк хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре итеп таныштыра һәм банк картасындагы акчаларны саклап калырга тәкъдим итә. Моның өчен ул картаның номерын һәм CVC-кодны, җибәрүне сорый. Янәсе, ирнең акчасын кибер-мошенниклар урларга тырыша. Ир җинаятьчегә үзенең банк картасы һәм пароле турындагы мәгълүматларны җиткерә. Шулай ук шалтыратучы ирне смартфонга ике кушымтаны күчереп алырга һәм урнаштырырга сорый.
Картасыннан акча югалганнан соң ир полициягә мөрәҗәгать итә. Зыян 269 мең сум тәшкил иткән. Зыян күрүче бу акчаларны төньякта вахта ысулы белән эшләп озак вакытлар туплавын билгеләп үтә.
“Караклык факты буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Хәйбулла районы буенча бүлеге тикшерүчесе тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Хәзер җинаятьче ачыклана. Полицейскийлар шалтыратуның Мәскәүдә теркәлгән абонент номерыннан ясалуын ачыклады”, - дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.