Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 Май 2020, 18:10

Мошенникка 100 меңне... тәрәзәдән ташлаган

Сүз тагын да беркатлы әбекәйләр турында инде...

Өлкәннәргә балалары, оныклары, туганнары мошенниклардан – ялган газовиклардан, электриклардан, ялган “гаишник”лардан сак булырга кирәклеге турында күпме генә тукып торсалар да, юк-юк та шуларның тозагына эләгүче әби-бабайлар очрап тора.
Апрельнең 30ында шундыйларның берсе – Питер пенсионеркасы мошенникка 100 мең сум акчасын... тәрәзәдән тапшырган. 84 яшьлек әби ишек ачып, сөйләшүләр алып баруга вакыт әрәм итеп тормаган, акчаны тегеңә, кем әйтмешли, тәрәзәдән генә җиффәргән. Көлке дә, кызганыч та.
Эш болай булган. Бу хәлнең сюжеты, дистәләрчә башка очраклар кебек, үтә дә гади. Әбигә берәү таң белән телефоннан шалтыраткан һәм улының авария ясап, икенче берәүгә зур зыян салганын аңлаткан. “Кирәкле кешеләргә 100 мең бирсәгез, улыгызны бу күңелсез хәлдән коткарып кала алам”, - дип ышандыра бу әбине. Әмма бер шарт куя. Акчаны әби тәрәзәдән ташларга тиеш икән. Ник дисезме? Коронавирус йөри бит! Саклану чарасы, янәсе.
Шулай итеп, әбекәй Бутлеров урамында урнашкан фатирының тәрәзәсен ачкан һәм 100 меңне мошенникка “һава” юлы буйлап кына тапшырган. Бу хәлне видео-күзәтү камерасы эләктереп алган.
Тагын да бераздан ул эшләрнең ничек баруы белән кызыксынырга уйлаган. Мошенник калдырган телефонга шалтыраткан. Ләкин аңа беркем дә җавап бирмәгән. Менә шуннан соң әби - ниһаять! – улына шалтыратырга җөръәт иткән. Әлбәттә, бу шалтырату барысын да ачыклаган. Әби бу күңелсез хәл турында полициягә хәбәр иткән дә бит, ләкин мошенникны гына әлегә таба алмыйлар.

Фото: Вести.ру

Чыганак: Вести.ру

Читайте нас: