Хәвеф-хәтәр
4 Мая 2020, 18:59

Бу чын могҗиза! Янгында бары Коръән сакланып калган

Әбҗәлил районында чыккан янгын нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча янып бетә.

Кичә көндез Әбҗәлил районы Аскар авылында Рәхилә Мортазинаның өендә янгын чыга. Бәхеткә, бу вакытта хуҗа хатын үзе өйдә булмый. Ә менә хуҗалык тулысынча дип әйтерлек көлгә әйләнә. Әле генә нык булган авыл йорты урыныннан авылдашлары фәкать Коръән китабы белән шәехнең сурәтен генә табып ала. Рамазан аенда моны чын могҗизага тиңләп була. Сүз уңаеннан, хуҗабикә үзе дә дини кеше, ураза тота.

– Өйдә утыра-утыра, кызымның йөзе качты. Урманга каен суына, үләннәр җыярга, бераз һава сулап кайтырга барырга булдык. Эш киемнәреннән генә, аякка резин итекләр киеп, урманга киттек. Кайтуыбызга бернәрсәсез каласыбызны белсәк икән?! Һич югында яхшырак киемнәребезне кигән булар идек, – дип сөйли Рәхилә ханым. – Мине бер гаилә үзенә сыендырды. Мунча керттеләр, өстемә ирләр халаты, аягыма галош бирделәр. Аллага шөкер, үзем исән-сау, халат белән галошым гына булса да бар.

Әле Рәхилә ханым дус хатынында яшәп тора. Яңа йорт салып керү өчен «Сәлам» хәйрия йорты акча җыя башлаган. Булышырга теләгән һәркем, «Аскарово» дип язып, 4276060018605777 исәбенә акча күчерә ала.
Читайте нас