Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 Май 2020, 03:19

Агалы-энеле авариягә эләккәннәр

Кызганычка каршы, берсе шунда ук җан биргән.

Дуван районында агалы-энеле ике бертуган авариягә эләккәннәр.

Юл һәлакәте Дуван-Ләмәзе автомобиль юлының 4нче километрында иртәнге сәгать 7ләрдә теркәлә, дип хәбәр итәләр республиканың юл хәрәкәте хәвефсезлегенең дәүләт инспекциясе матбугат хезмәтендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 31 яшьлек ир, Ләмәзе авылына таба Toyota Corolla автомобиле белән идарә итеп, сул як борылыштан чыкканда кюветка төшеп киткән һәм агачка бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә машина водителе шунда ук һәлак булган, аның пассажиры, 27 яшьлек энесе, дәваханәгә озтылган.
Тикшерү барышында авариянең шартларын һәм ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклау максаты тора.
Читайте нас: