Төркиядә игътибарсызлык бер яшь хатынның гомерен өзгән.
Казахстаннан килгән 31 яшьлек Олеся Суспицина соңгы биш елда Төркиянең Анталья шәһәрендә гид булып эшләгән. Коронавирустан карантинны йомшартуларын ул шарлавык янында билгеләп үтәргә булган. Әмма фотосессия вакытында 35 метр биеклектәге ярдан егылып төшкән һәм һәлак булган.
Олеся тимер рәшәткә аша чыккан. Фотога төшкәндә аның аягы таеп киткән. Коткаручылар аның гәүдәсен соңрак судан тартып чыгарганнар.
Аны туган шәһәре Кустанайда җирләячәкләр.