Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 апрель 2020, 16:40

Селфи ясыйм дип, дәваханәгә эләккән

Бу хәл Уфада булган.

Уфада 17 яшьлек кыз селфи ясарга омтылганда, 5 метр биеклектән егылып төшкән. Бу хакта шәһәрнең Гражданнар яклавы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл Беренче май урамында булган. Кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Аның хәле турында хәбәр ителми.
- Фаҗигале статистиканы экстремаль шартларда үзен фотога төшерергә омтылучылар тулыландырып тора. Исегездә тотыгыз, матур фото ясау өчен сәламәтлегегезне куркыныч астына куярга кирәкми, — дип искә төшерделәр Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: