Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 апрель 2020, 20:49

Давыл балалар бакчасы түбәсен алып очырган

Вакыйга Авдон посёлогында теркәлгән.

Бүген, 25 апрельдә, Уфа районының Авдон посёлогында көчле җил “Ләйсән” балалар бакчасының ике катлы корпусы давыл аркасында зыян күргән. Аның 392 квадрат метр мәйданда түбәсе җимерелгән.

Ярый әле балалар бакчасы эпидемиологик хәлләр белән бәйле ябык, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк, Аллаһка шөкер. Вакыйга урынына Уфа районы хакимияте башлыгы, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме килгәннәр.

Вакыйга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе контроленә алынды, – диләр ведомствода.

Шаһитлар төшергән видеоязмада зыян күргән балалар бакчасы бинасы һәм кубарылып төшкән түбә күренә. Аның кайсыбер өлешләре якындагы җиңел машинага да зыян салган.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил хакында кистәләр. Берүк сак булыгыз!
Читайте нас: