Хәвеф-хәтәр
21 Апреля 2020, 11:45

Үз гаебен танымаган

Контрафакт аракы сатучыларга җәза булырга тиеш.

Уфа районында яшәүче иргә контрафакт алкоголь саткан өчен суд алдына басарга туры киләчәк, дип хәбәр итәләр республика прокуратурасыннан.
Кулга алган мәлдә полицейскийлар ирнең өендә, гаражында, ГАЗ йөк машинасында 1,4 мең литр спиртлы продукция тапкан. Контрафакт 4,4 мең шешәләргә бүлеп салынган була. Кулга алынган партиянең бәясе - 340 мең сум.
Полицейскийлар ир – аны бутлегер диләр – шушы кырын эш белән 2017 елның сентябреннән алып шөгыльләнгән дип исәпли. Контрафакт аракыны ул Благовещен, Чакмагыш, Балтач районнарында, Агыйдел һәм Октябрьский шәһәрләрендә сатып яткан.
Иң аянычы – бутлегер үз гаебен танымаган. Аңа РФ Җинаять Кодексының 171.3 маддәсенең 1 часте буенча зур күләмдә штраф салырга мөмкиннәр. Сүз 2-3 миллион сум турында бара. Хәтта иң җитди санкция – 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итсәләр дә, аптырыйсы түгел. Ялган аракы сатып, күпме кешенең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куйган бутлегер тиешле җәзасын алырга тиеш.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас