Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель 2020, 23:58

Уфада ике ир канализация коесына төшеп үлгән

Алар газ исенә агуланган дип фаразлана.

Бу аяныч хәл бүген, 19 апрельдә булган. 112 системасына канализация коесында ике кешенең һушсыз ятулары турында хәбәр килгән.


Вакыйга урынына оператив рәвештә ашыгыч хезмәтләр — коткаручылар, медиклар һәм полиция җибәрелгән. Кое төбеннән ике ир-егетне алып чыкканнар, тик табиблар күпме генә тырышсалар да, аларны аңына китерә алмаганнар. Һәлак булган егетләр 20 -35 яшьләрдә булган.


Уфаның гражданнарны яклау идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, эш вакытында егетләрнең берсе канализация коесын тикшерергә төшкән һәм тын алалмый башлаган. Бергә эшләгән иптәше бу хәлне күреп, ярдәм итү өчен янына төшкән. Әмма коткара алмаган, ул да аңын югалткан.


Коеда алама газ җыелган булырга мөмкин, егетләр шуңа агуланып үлгән дип фаразлана.
Тикшерү комитеты әлеге хәлгә бәйле җинаять эше ачкан.
Читайте нас: