Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 14 апрель көнне бер яшьлек сабый җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Сабыйның тәнендә бик күп имгәнүләр булган. Кызганычка каршы, ул исән калмаган — реанимациядә үлгән. "Башинформ" хәбәр итүенчә, баланың әти-әнисе өйдә булган, тик сабый тәрәзә төбенә менгән вакытта икенче бүлмәдә калганнар. Хәзер бу хәл белән БРның Тикшерү комитеты кызыксынган.