Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 апрель 2020, 16:45

Мунчада янып үлгән

76 яшьлек ирнең гомере ни сәбәпле өзелгән?

76 яшьлек ирнең гомере ни сәбәпле өзелгән?
13 апрель көнне Уфа районының Юматово авылында янгын чыккан. Анда бер кеше һәлак булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе матбугат үзәге белдерүенчә, Юматовоның Северная урамында урнашкан бер мунчада янгын чыккан. Аны сүндергәндә утта вафат булган 76 яшьлек ирнең гәүдәсен тапканнар.
Оператив тикшерү төркеме, янгын сүндерү лабораториясе экспертлары һәм Гадәттә тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе янгынга китергән сәбәпләрне ачыклау белән мәшгуль.
Читайте нас: