Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 апрель 2020, 11:57

Авария ясап качкан водительне тапканнар

Тикшерү моментына ул өйдә булган.

Кичә иртән Кушнаренко районының Шәрип-Первушино юлында хәрәкәт итүче «ВАЗ-2106» машинасы ава. Руль артындагы билгесез водитель авария урынын ташлап качкан. Машинада пассажир урынында утырган 14 яшьлек үсмер кыз гәүдәсен табалар. Күрәсең, ул алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында үлгән.
БРның ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оператив чаралар нәтиҗәсендә водительнең шәхесе ачыкланган. Ул — 18 яшьлек егет. Тикшерү моментына ул өйдә, авариягә хас тән җәрәхәтләре белән һушсыз яткан. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Әткәндәй, аның водитель таныклыгы булмавы билгеле.
ДАИ хезмәткәрләре тикшерү эше башлаган.
Читайте нас