Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 апрель 2020, 13:33

Авариядә ике бала зыян күргән

Әлеге вакытта авариядә кем гаепле булуы ачыклана.

Башкортстан Республикасының ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Уфа шәһәрендә маршал Жуков һәм баязит Бикбай урамнары киселешендә Hyundai IX-35 һәм Lada Priora автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә “Приора” водителе, андагы пассажирлар – 60 яшьлек хатын, бер яшьлек ике бала тән җәрәхәтләре алган.
Чит ил автомобилендә 49 яшьлек пассажир хатын каза күргән. Әлеге вакытта авариядә кем гаепле булуы ачыклана.

Чыганак: ufatime.ru
Фото: ГИБДД по РБ

Читайте нас: