Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 апрель 2020, 03:08

Полицейскийлар “права”сыз рульгә утырган үсмерне куып йөрткән

Вакыйга Стәрлетамакта булган.

Стәрлетамакта иске генә “семёрка”да ЮХХДИ хезмәткәрләреннән качкан үсмер егетне тоткарлаганнар. Егетнең “права”сы булмаган, ә машинаны ул әти-әниләренә әйтмичә генә (!) сатып алган булган.
Карап торышка иске генә бер “семёрка”. Руль артындагы водитель дә тизлек режимын бозмаган. Әмма юл-патруль хезмәткәрләре, нидер сизенеп, бу машинаны туктатырга уйлый. Ә водитель, полицейскийлар кисәтүләрен исәпкә алмыйча, кача башлый.
Урамнан ихаталарга, уңга, сулга... Бәлки, “семёрка” водителе исеректер, дип тә уйлый полицейскийлар. Бу куышу да күпме дәвам итәр иде — билгесез, тик бермәл машина алдында тупик хасил була. Машина тулысынча туктап та тормастан водитель салоннан сикереп төшә һәм спринтер сыман качарга омтыла. Хокук сакчылары да аның артыннан йөгерә.
Алексей Чернов, Стәрлетамак буенча юл-патруль хезмәте инспекторы:
—Егет артыннан 200 метрлап йөгергәнбездер. Шәп йөгерә, әлбәттә. Әмма коллегам белән аны ике яклап басып килгәнне күргәч, ул кача алмаячагын аңлады һәм тизлеген киметте. Тоткарлаганда каршылык күрсәтмәде.
Егетнең “дпс-никлар”дан качарга теләвен хокук сакчылары бераздан гына аңлаган. Егеткә нибары 16 яшь булган. Полиция бүлегенә барып җиткәнче егет барысын да сөйли: әти-әниләреннән яшереп акча җыюын да, аларга шулай ук әйтмичә машина сатып алуын да, соңрак транспорт чарасын күрше ихаталарда яшереп йөрүен дә. Ә вакыйгада үсмер өчен иң мөһиме — әтисе бу хакта белмәсә ярар иде!
Полиция бүлегенә үсмернең әти-әнисен чакыртырга туры килә. Алар янында егеттән сорау алалар һәм административ протокол төзиләр.
Читайте нас: