Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 апрель 2020, 13:33

Мунча керү үлемгә китергән

Башкортстанда мунчада 14 яшьлек бала үлгән. Тагын бер баланың хастаханәдә булуы билгеле.

Бөре районында ике бала өчен мунчага бару һәлакат белән тәмамланган. Балаларның хәрәкәтсез гәүдәләрен бабалары табып алган. Фаҗига Фурманов урамындагы шәхси йортта булган. Хокук саклау органнары 8 һәм 2 нче сыйныф укучылары бергә мунчага барып, төтенгә агуланганнар, дип хәбәр итте.
Кызганычка каршы, 14 яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар, 8 яшьлек кыз әлеге вакытта хастаханәдә. Аның да агулану дәрәҗәсе бик көчле, - дип хәбәр ителә.
Бабалары саклык чараларын алдан кайгыртса, мондый хәл булмас иде. Гомергә үкенечкә калырлык гамәлләр эшләмик! Якыннарыбызга игътибарлы булыйк!
Читайте нас: