Уфада, 7 апрель көнне, гадәти узып баручы өстенә реклама щиты килеп төшкән. Шаһитлар хәбәр итүенчә, конструкция көчле җилдән җимерелә. Бу хәл Калинин районының Ферин урамындагы 4 нче йорт янында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтеп баручы хатын-кыз һәлакәт урынында вафат булган. Бу хәлнең нечкәлекләре һәм сәбәпләре ачыклана.
Кичә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, төбәк халкын 7 апрельдә 26 метрга кадәр көчле җил булачак, дип кисәткән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, алдагы көндә дә көчле җил булуы турында кисәтә.7 апрельдә 20.00 сәгатьтән 8 апрельдә 20.00 сәгатькә кадәр республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар, көндез юеш кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан 8-13, төнлә урыны белән 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы -3, -8 градус, аерым районнарда -13, көндез 0,+5 градус булуы фаразлана.