БРның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Төхвәт Янәби урамында өч иномарка — Opel Astra, Renault Logan һәм Nissan Teana бәрелешкән.
Opel Astra руле артындагы 31 яшьлек водитель Баландин бульварына табан хәрәкәт иткәндә каршы килүче Renault Logan-га барып менә. Nissan Teana водителе бәрелешүне күрә, әмма туктап өлгерми, Renault Logan-га бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә Opel Astra водителе һәм аның 21 яшьлек пассажиры табибларга мөрәҗәгать итә. Renault Logan автомобилендә 33 яшьлек водитель һәм аның пассажиры турле тән җәрәхәтләре алган.
Кичә республика юлларында 3 юл һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә 6 кеше төрле травмалар алган.