Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 апрель 2020, 18:23

Давыл зыян сала башлады

Башкортстанда көчле җил көллиятнең түбәсен җимерде.

Республика буенча күзәтелгән көчле җил аркасында, 7 апрель иртәсендә, Сибай күппрофильле колледжының түбәсенә зыян килә. Табигать казасы урынына, кичекмәстән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте һәм хакимият вәкилләре килгән. Каза нәтиҗәсендә Сибай колледжының 300 кв. метр мәйданлы уку корпусы түбәсенә өлешчә зыян килгән.
«Табигать һәлакәте вакытында бинада кешеләр булмаган. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Алда төзекләндерү эшләре башкарылачак", -дип белдерделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Читайте нас: