Мәскәүдә ике үсмер өйләрендәге 700 мең сум акчаны алганнар да чыгып тайганнар. “Комсомольская правда” гәзите хәбәр итүенчә, 12 яшьлек малай белән 14 яшьлек кыз, гаиләдә тавыш чыкканнан соң, акча салынган зур сумканы күтәрәләр дә чыгып китәләр. Ул сумкада әти-әнисенең зур суммада акчасы булган.