Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2020, 13:13

Ташкын чоры иртә килә

Башкортстанда язгы ташкынның иң кызу чоры апрельнең өченче атнасында көтелә.

Башкортстанда язгы ташкынның иң кызу чоры апрельнең өченче атнасында көтелә.
Фаразлар буенча, Башкортстан елгаларының иң югары язгы күтәрелеше апрельнең өченче атнасында 17-26 көннәрендә көтелә. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 6-10 көнгә алданрак.
Уфа тирәсендә Агыйдел елгасының максималь язгы күтәрелеше 700-800 сантиметр. Караидел елгасы Шакша бистәсе янында 750-850 см, Дим елгасы Бочкарева авылы янында 570-670 сантиметрга кадәр күтәрелер дип көтелә. Апрель башына кар катламындагы су запаслары нормага якын, күп җирдә 25% ка кимрәк, ди белгечләр. Әмма 4-5 апрельдә яуган яңгырлар үз төзәтмәләрен кертәчәк әле.
Хәзерге вакытта Башкортстанның төп елгалары үз ярларында урнашкан. Язгы ташкынның ничек килүенә апрель аендагы явым-төшемнәр, көндезге һәм төнге температура тирбәлешләре йогынты ясаячак. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә, елгаларда су күтәрелү фаразланган күрсәткечләрдән күпкә аерылырга мөмкин.
Читайте нас: