Русиягә коронавирусны дөньяның 73 иленнән алып кайтканнар. Иң күбе Италия, Испания, Франция, Германия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баручыларга йоккан. Бу турыда РФ вице-премьеры Татьяна Голикова бәян итте.
Коронавирус дөньяның 170 илендә теркәлде, - диде ул. – Безгә 73 илдән кайтты. Вирус безгә Кытайдан килмәде. Вакытында чикләрне ябып кына без бу вирусны кертүдән туктадык, диде ул.