Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 апрель 2020, 13:19

Водитель белән пассажирны харап иткән

Юл һәлакәте Уфада теркәлгән.

Кичә, 2 апрель көнне Киров районы Карьерная урамында җитди авария теркәлгән. Audi A7 руле артындагы 36 яшьлек водитель Renault такси автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә Renault такси машинасының 43 яшьлек водителе һәм аның 25 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
БРның ЮХХДИ ведомствосында сөйләүләренчә, Audi машинасы водителе руль артына исерек утырган, әмма медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.
“Моңа өстәп, ЮХХДИ хезмәткәрләре бу водительгә карата үзизоляция режимын бозганы өчен административ материал төзегән, аны тикшерү өчен судка җибәрәчәкләр”, — диләр Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә.
Читайте нас: