Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 март 2020, 02:56

Боз астына төшеп киткәннәр

Вакыйга Куергазы районында булган.

30 мартта Куергазы районының Бөгелчән авылында ике балыкчы боз астына төшеп киткән.
Алар үзаллы боз кисәге өстенә чыгалар. Әмма ярга таба үзаллы килергә куркалар, чөнки боз юка була. Алар ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать итәләр.
Балыкчыларга ярдәмгә Авария-коткару хезмәте коткаручылары килә. Каза күрүче балыкчылар 1997 һәм 2004 елгы егетләр булып чыга. Коткаручылар аларга ярга кадәр барып җитәргә ярдәм итә.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында балыкчыларны сулыкларда хәвефсезлек чараларын үтәргә чакыралар: язгы боз бик юка, шуңа аңа чыгу катгый тыела.
Читайте нас: