Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 март 2020, 16:50

“Балаларны бикле йортта калдырганнар”

Бу хәлнең азагы бик тә аянычлы беткән

Янгында балаларның һәлак булуы – бигрәк тә аянычлы хәл. Ходай шундый кайгылардан сакласын! Бүздәк районы Югары Өчтүбә авылында янгында бер сабыйның гомере өзелгән, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
ЧП 25 мартта шәхси йортта булган. Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров ике баланы йортта бикле калдырулары турында әйтте. Балаларның берсен – 4 яшьлеген ут чыккан йорт яныннан машинада үтеп баручы авылдашларның берсе коткарган. “Икенчесе - 2 яшьлек кыз бала утта янып үлгән. Әти-әниләргә зур үтенеч – балаларны, шундый аянычлы хәлләр килеп чыкмасын өчен, үзләрен генә караусыз калдырмагыз”, - диде Фәрит Гомәров.
Тикшерүчеләр янгын чыгу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: