Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 март 2020, 15:22

Яшь парлар автомобиль астында һәлак булды

Бүген төнлә Караидел районында яшәүче 40 яшьлек ир «Лада Гранта» машинасы белән дүрт җәяүлене бәрдергән.

Бүген төнлә Караидел районында яшәүче 40 яшьлек ир «Лада Гранта» машинасы белән дүрт җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 21 яшьлек ханым вакыйга урынында вафат булган. Соңрак, хастаханәдә 23 яшьлек егетнең дә гомере өзелә. Шул ук авариядә 29 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек кыз зыян күрә.
БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар бер атна элек кенә никахларын рәсмиләштергән булган. Алар фаҗига вакытында дуслары белән күрше авылдан өйләренә кайтып барган.
Фараз буенча, сәфәр барышында ызгыш килеп чыккан, шуның нәтиҗәсендә машина йөртүче туктаган. Машинадан юлга чыгып сөйләшү дәвам иткән. Нәкъ шул вакытта аларны икенче машина бәрдерә. Һәлакәт буенча тикшерү эше башланган.
2020 елның 27 мартында республика юлларында алты автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган һәм сигез кеше җәрәхәт алган. Тәүлек эчендә, юл инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан, 2300 артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланган.
Читайте нас: