Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 март 2020, 14:22

Тәүлек эчендә — ике кеше...

Җәяүлеләр дә кагыйдәләрне үтәргә тиеш шул.

Кичә республика территориясендә 4 юл авариясе теркәлгән. Кызганычка каршы, аларның икесендә үлүчеләр дә бар.
Уфа районының Уфа-Мәскәү трассасында 40 яшьлек водитель Nissan AD автомобилендә 30 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ир шунда ук үлгән, водитель үзе дәваханәгә эләккән. Төбәктәге ДАИ хезмәтендә мәрхүм ирнең киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмавын хәбәр итәләр.
Үлемгә китергән икенче авария Иглин районында булган. Чиләбедә яшәүче 57 яшьлек водитель “Вольво” йөк машинасы руле артында юл читеннән хәрәкәт уңаена китеп баручы 32 яшьлек ирне абайламый һәм бәрдерә. Көчле бәрелүдән җәяүленең исән калырга өмете булмый шул: ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк һәлак булган.
Тиешсез урыннарда йөрүче шундый җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлары булган киемнәр кисен иде дә бит...
Читайте нас: