Кичә, 24 мартта, төнгә каршы Уфаның Энергетиклар урамында авария теркәлгән: автоцистерна һәм “Шевроле Нива” машинасы бәрелешкән.
Зур йөк машинасы белән Самара өлкәсе кешесе идарә иткән. Ә җиңел автомобиль руле артында 37 яшьлек уфалы булган.
Республиканың ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, “Шевроле” водителе руль артына утырыр алдыннан исерткеч эчемлек капкан. Өстәвенә, 6 һәм 7 яшьлек ике улын да үзе белән алган. Нәтиҗәдә малайлар да зыян күргән. Ата кеше белән балаларны дәваханәгә озатканнар.
Руль артына утыручылар үзенең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы калган кешеләрнең дә гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы икәнлеген онытмасын иде дә бит...
Әйткәндәй, соңгы тәүлек эчендә юл инспекторлары 24 исерек водительне эләктергән.