Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин Уфада террористик акт әзерләгән һәм кулга алган вакытта каршылык күрсәтеп атып үтерелгән боевикның “Рамазан” мәчетендә дәресләр алып баруын инкарь итте.
Интернет челтәрендә бу кешенең мәчеттә мөселманнарны традицион ислам диненнән баш тартып, борынгылар диненә килергә чакырып вәгазъләр сөйләве турында мәгълүмат пәйда булган иде. Ул кулга алган вакытта ФСБ хезмәткәрләренә каршы ут ачкан.
“Бекзотжон Мурзакаримовның безнең Диния нәзарәтенә бер кысылышы да юк”, - дип белдергән Айнур хәзрәт. Ул мәчетләрдә бары тик аттестация үткән мөгаллимнәр генә укытуы турында әйткән. Диния нәзарәтендә бу мәгълүматны тараткан журналистларга дәгъва белдерергә җыеналар.