Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 март 2020, 14:05

Өеңдә утырмасаң, штраф көтә

Башкортстанда карантинны бозып рөхсәтсез өйләреннән чыгып йөрүчеләргә протокол төзи башлаганнар.

Башкортстанда карантинны бозып рөхсәтсез өйләреннән чыгып йөрүчеләргә протокол төзи башлаганнар.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров аларны кызганмаска, җәзага тарттырырга чакырды. Коронавирус котырынган илләрдән кайтучылар ике атна өйләрендә утырырга тиеш. “Режимны бозган кешеләрне ачыкладык, - дип белдерде Радий Фәрит улы. – Үзенә дә, тирә-яктагыларга да җавапсыз караган кешеләр белән административ эш үткәрәчәкбез”.
Башкортстанда әлеге вакытта дүрт кешенең коронавирус белән авыруы билгеле.
Чыганак: ufatime.ru
Фото: UfaTime.ru
Читайте нас: