Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 март 2020, 16:10

Мәгънәсез үлемнәр

Яшел елан гомерләрне кыскарта.

Яшел елан гомерләрне кыскарта.
Башкортстанда ел башыннан, ягъни 3 ай эчендә, 25 кеше спиртлы эчемлек эчеп, агуланып үлгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Былтыр бу вакытка тагын да күбрәк кеше бакыйлыкка күчкән, 53 очрак теркәлгән булган.
Фаҗигале ун очрак-Уфада, Иглин районында-ике; Агыйдел, Баймак, Күмертау, Нефтекама, Салават, Туймазы, Әбҗәлил, Аскын, Бәләбәй, Дуван, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа районында берәр очрак теркәлгән.
Агуланучылар арасында тугыз бала да бар.
Токсикологик мониторинглар буенча, гыйнвар-февраль айларында республикада 478 химик этиологияле көчле агулану очрагы теркәлгән.
Дарулар белән агулануга китергән 117 очрак та шул исәптә. Әйтергә дә куркыныч, әмма шул 117нең 51 очрагында дарулар, медикаментларны үзенә кул салырга уйлаган кешеләр кулланган булган.
11 кеше әфъюн белән агуланган. 8 кеше җан тәслим кылган.
Газ исеннән 43 кеше агуланган, 33-е үлгән.
Бер кешенең гөмбәдән агулануы билгеле.
Әлеге вакытта бөтен илләр, кешелек дөньясы коронавирус дигән афәттән сакланып, исән калу чарасын эзли.
Шул ук вакытта кемнәрдер, күпчелек очракта авылларда, ялган аракы, сыйфатсыз алкогольле эчемлекләр сатып, кәсеп итүдән туктамый. Күп очракта шундый сыйфатсыз эчемлекләрдән агуланучылар (табиблар ярдәме белән генә әҗәлдән калмаса) үлә.
Гөнаһтан да курыкмаган, шәхси баю турында уйлап аңы томаланганнар турында уйлата – күршесе, авылдашы гомерен куркыныч астына куючылар кешеләр микән ул, гомумән? Күпме кешегә, тоташ гаиләләргә кайгы, газаплар китерүләре турында ник уйланмыйлар икән?.. Әллә үзләре бер дә кайгы күрмәгәнме алар?
Читайте нас: