Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 март 2020, 19:15

Кешеләр карантинда. Ә полиция аларның күңелен күрә!

Идеяне башка районнарда да күтәреп алганнар

Күпчелек илләрдәге кебек, Испаниядә дә атнадан артык гомум карантин игълан ителгән.

14 марттан алып кешеләрнең урамнар буйлап хәрәкәтен 15 көнгә чикләгәннәр. Бу срокны озайтырга да мөмкиннәр. Испаннар йортларыннан бик нык кирәк булганда гына чыга.
Изоляциядә утырган кешеләрнең күңелен бераз гына булса да күтәрергә теләп, Мальорка утравындагы Альгайда полицейскийлары кызык кына бер идеяне тормышка ашырырга керешкәннәр. Ничек итеп диярсез? Алар йорт тәрәзәләре төбенә килеп, җырлар сузалар икән. Йортлардагы халык полицейскийларның җырын дәррәү күтәреп ала, ди. Мондый концертлар башка районнарда да үтә.

Фото: Meduza.ru

Чыганак: Meduza.ru

Читайте нас: