Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 март 2020, 19:45

Битлекләр кая булган?

Чәлдергәннәр, диләр. Тик кемнәр?

Бер көйгә барган яшәү рәвешен бер ай эчендә астын өскә китергән коронавирус аркасында урлашу очраклары арткан – 20 мартта Мәскәүдә билгесез адәмнәр складтан 120 мең медицина битлеген чәлдергән.
Бу хакта бүген “Комсомольская правда” гәзите язып чыккан. Битлекләрнең югалуы турында Иркутск бизнесмены белдергән. Аның Мәскәүдә бизнесы булган – ул элекке промзона территориясендә складлар арендалаган. Шул складларның берсендә сатуга дип тәгаенләнгән медицина битлекләре сакланган.
Кызганычка каршы, хәзер ул битлекләрне башка берәү сатар инде. Коммерсант зыянны 1 миллион сумнан күбрәк суммага бәяләгән. Әле полиция тикшерү эшләре алып бара.

Фото: lenta.ru

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас: