Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 март 2020, 15:40

Сак булыгыз! Адашлар!

Кемнәргә һәм ни өчен чит кешеләрнең бурычын түләргә туры килә?

Бүген илдә бурычсыз кеше юктыр, булса да бик сирәктер дисәк, һич тә ялгышу булмас. Үз бурычың булмаса... бөтенләй чит кешенекен түләргә туры килгән болгавыр заманда яшибез. Ничек алай дисезме? Күз алдыгызга китереп карагыз: өйдә телевизордан тыныч кына яраткан сериалыгызны карап утырганда яки эштә чираттагы отчетны төгәлләгәндә, телефоныгызга, әйтик, 15 мең сум акчагызның бурыч исәбенә алынуы турында смс килде, ди.
“Мошенниклар микәнни?!” – мондый очракта башка килгән иң беренче уй шул була. Ләкин банкка шалтыратканнан соң суд приставларының акчагызны ниндидер бурыч (автокредит, ипотека, алиментлар, торак-коммуналь хезмәтләр, салымнар, штрафлар) исәбенә алуларын белеп, бөтенләй сүзсез каласыз. Нишләп алай? Сезнең беркемгә дә, бер оешмага да бурычыгыз юк бит! Шулай булгач, ни сәбәпле акчагыздан колак кактыгыз соң әле? Бәлки, банк ялгышкандыр?
Нәтиҗәдә, берникадәр вакыттан соң тынычланып, фикерләрегезне бер җепкә тезеп, суд приставлары белән очрашкач, бурычны нәкъ сезнеке кебек үк исем-фамилиядә булган, әмма бөтенләй икенче төбәктә яшәгән адашыгыз өчен түләгәнлегез ачыклана. Кызганычка каршы, бүгенге көндә илдә мондый хаталар күпләп күзәтелә башлаган. Һәм беркем дә чит кеше өчен бурыч түләүдән страховкаланмаган.
4 укытучы акчасы!
“Минем өчен беренче шомлы сигнал 2018 елның ноябрендә килде. Ул вакытта дачама арест салдылар. Мин аны сатарга җыенган идем. Арест салыну аркасында сата алмадым, - ди шундый күңелсез хәлгә тарыган укытучы Марина Потапова. Ул Воронежда яши. – Баксаң, суд приставлары дачама Краснодар краенда яшәүче, нәкъ минеке кебек исем-фамиялиле бер хатынның бурычлары өчен арест салганнар. Аның хәтта туган елы, көне дә минеке кебек. Суд приставларына ялгышулары турында озак исбат итәргә туры килде. Ниһаять, дачадан арестны алдылар. И-и-и, шатландым.
Ләкин 2019 елның сентябрендә бу хәлләр тагын кабатлана башлады. Башта карточкамнан 15 мең сумны алдылар. Соңрак, мәктәптә ачык дәрес үткәргән вакытта, тагын да 22 мең сумны алулары турында смс килде. Укучылар һәм өлкә буенча шушы дәрескә килгән укытучы-коллегаларым алдында дәрес биргәндә күңел халәтемнең нинди булуын аңлатып торырга кирәк микән? Һәм иң аянычы – суд приставлары үзләренең хаталары турында белгәннән соң да карточкамнан тагын 8 мең сумны алдылар. Барлыгы 81 мең сум акчам суд приставларына күчте. Аена 20 мең сум алып эшләвемне исәпкә алсаң, бу минем 4 айлык хезмәт хакым! Мин ул акчаларны, Сочига барырмын дип, озак җыйган идем. “Наличный” алып бармас өчен карточкадан да алмаган идем. Нәтиҗәдә, бөтен акча запасымны тоттылар да тартып алдылар”.
Ярты ел дәвамында акчаларын ничек юллавы, ни рәвешле төрле инстанцияләргә хатлар язып, мөрәҗәгать итүе турында сөйләгәндә Марина Николаевнаның күзләренә яшьләр тула.
- Суд приставларының эшендә шулкадәр буталчыклык! Сөйләп кенә аңлатырлык түгел, - ди ул. – Миңа: “Аларның эше шулкадәр тыгыз, ә айлык хезмәт хаклары шулкадәр аз – 13-15 мең сум гына, шуңа күрә шундый очраклар килеп чыга да инде,” дип аңлаталар. Бәлки шулайдыр да, ләкин тәртип урнаштырырга булмый мени? Мин мәктәптә 27 ел математика фәненнән укытам. Бу хәлләрдән, гаделсезлектән гарык булып беткәч, Краснодарның бер суд приставына болай дидем: “Мондый эшегез өчен мин сезгә “икеле” куяр идем”. Ул минем йөземә карап, шаркылдап көлде: “Ха, бу Воронеж укытучы безгә “икеле” куеп маташа”. Дөресен әйткәндә, мин элек закон көченә ышана идем, ләкин хәзер бу ышанычның тамчысы да калмады.
Укытучы ханымга акчаларын кире кайтарып биргәннәр. Күптән түгел генә суд та булган: анда Марина ханым ялгышлык белән “cписать” итүләрне – законсыз, ә үзен суд приставлары хезмәтенең “двойник”лар базасына кертүләрен сораган. Сүзен йомгаклап, әхлакый зыян өчен түләүләрен таләп иткән.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән. Ә укытучы ханым хәзер фамилиясен үзгәртү турында уйлана башлаган.
Ивановлар, Смирновлар һәм Поповлар “ләгънәте”
Мәскәүдә яшәүче Алексей Иванов та, берничә ел дәвамында Тверь өлкәсендә яшәүче адашы өчен бурыч түләп арыганнан соң, фамилиясен алыштырырга ниятләгән. “Сезнең кебекләр – йөзләрчә!” – дигәннәр аңа суд приставлары, беренче тапкыр 17 мең сумны карточкасыннан үзләренә күчергәч. Һәм акчаларын кире кайтаруны таләп итеп гариза язарга кушканнар. Ул язган, әмма кайтарырга ашыкмаганнар. Ә аннары бу сумманы ЮХХДИга - теге адашның штрафлары исәбенә күчерүләре, хәзер шунда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатканнар.
Тагын да берничә елдан Алексей машинасын сатарга ниятли. Шул вакытта аның транспорт чарасына арест салынуын әйтәләр. Барлык документларны карап, тикшереп чыкканнан соң, аресттан азат итүләре була, яңа проблема килеп чыга: ике балалы үрнәкле гаилә башлыгы, имеш, алимент түләмәүче икән. Шуның аркасында гаилә ипотека да бирмәгәннәр.
Шушы еллар эчендә юристлар, банклар, судлар һәм суд приставлары буйлап йөри торгач, Алексей кардиналь чара – үз фамилиясенә хатынының фамилиясен дә өстәргә карар итә. Паспортын алыштырган инде.
Ил буенча мондый хәлләр санап беткесез, диләр белгечләр. Урыс милләтле халыклар арасында бигрәк тә 5 популяр фамилия ияләре суд приставлары мөшкәсенә эләгеп, зыян күрәләр икән: болар – Ивановлар, Смирновлар, Кузнецовлар, Поповлар һәм Васильевлар. Ләкин башкалар да ялгышлык җәтмәсенә эләгүдән сакланмаган. Мәсәлән, Волгоградта яшәүче Анна Ковалеваны күптән түгел генә Смоленскийдагы адашының бурычы өчен чит илгә чыгармаганнар.
Ә мәскәүле Андрей Гусев бөтенләй СИЗОга ук эләккән – аны законсыз машина йөрткән өчен кулга алганнар. Чынында исә Андрейның тулы адашын машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Менә шундый хәлләр.
Ә кем ялгышмый?
Сорау туа – мондый бардак нилектән килеп чыга? Һәм закон кысаларыннан читкә тайпылмаган үрнәкле гражданнар киләчәктә зыян күрмәсен өчен законнарда нәрсәне үзгәртергә кирәк?
“Законнарны үзгәртү таләп ителми, - дип исәпли РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университетының икътисади эшчәнлекне хокукый көйләү департаменты доценты Елена Антонова.
- “Исполнительный лист” дип аталучы башкару кәгазен тутырганда таләпләрнең үтәлешен күз уңында тотучы норматив актлар бар бит. Анда кешенең шәхесен ачыклаучы барлык идентификаторлар бар - болар гражданинның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы һәм ае гына түгел. Анда СНИЛС та, ИНН да, паспорт мәгълүматлары һәм прописка графасы да бар. Әгәр дә шушы документ тиешенчә дөрес итеп тутырылса, бер хата да булмас иде. Ләкин еш кына шәхесне идентификацияләү өчен аның исемен, фамилиясен, атасының исемен һәм туган елын, аен гына файдаланалар. Барысы да хата җибәрә – судьялар, приставлар, банк хезмәткәрләре. Күптән түгел генә Нижневартовскида яшәүче берәү суд приставларын судка биргән, ә тикшерә башлагач, гаепнең банкта булуы ачыкланды: суд приставлары бурычлы кеше турында банкка дөрес мәгълүматлар биргәннәр, ә банк хезмәткәре тиешенчә тикшереп тормыйча, икенче кешенең акчасын “списать” иткән”.
Нәтиҗәдә, югарыда без бәян иткән күңелсез хәлләр килеп чыга да инде. Бер гаепсез кешеләр зыян күрә. Ә бит күпләре “списаниеләр” зур булмаса, әйтик, 1-2 мең сум, ди, беркайда да мөрәҗәгать итеп тә тормый. Чөнки бу бик мәшәкатьле эш. Акчаны юллап алу өчен судка барырга кирәк, ә ул процедура озайлы һәм катлаулы.
Ә илдә яшәүче халыкның бурыч нагрузкасы елдан-ел артканнан-арта бара. Шулар белән беррәттән ялгыш “списать” итүләр саны да күбәя. Безнең Башкортстанда моңа охшаш хәлләр турында ишеткәнем булмады. Хәер, кем белә. Беркем дә хатадан хали түгел. Шуңа күрә иң мөһиме – бурыч сазлыгына батмаска тырышырга кирәк. Икенче яктан, суд приставлары һәм банк хезмәткәрләренең игътибарлы булуына ышанасы гына кала.

Фото: shadowgold.ru

Читайте нас: