Республика эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Ишембайда яшәүче хатын-кыз җиңел автомобиль руле артында булган, ә автобус белән 48 яшьлек шофер идарә иткән. Медицина хезмәткәрләренә ярдәм сорап, «Пежо» пассажиры белән водителе һәм автобусның бер пассажиры мөрәҗәгать иткәннәр. Авариягә китергән сәбәпләр әлегә хәбәр ителми.