Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 март 2020, 17:53

Дим бистәсе юлында кемнәр һәм нигә атышкан?

Кичә Уфаның Дим бистәсендә зур бөке һәм коралланган кешеләр хакындагы хәбәрләр шом тудырды.

Хәтерегездә булса, кичә Уфаның Дим бистәсе аша керү юлында зур бөке хасил булуын һәм коралланган кешеләр хакында язган идек. Вакыйга уфалылар һәм республика халкы арасында бик күп сораулар тудырды.

Баксаң, бу җинаятьчеләрне кулга алу буенча махсус операция булып чыккан.
Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәлегендә түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр.
Көч органнары хезмәткәрләре сөйләвенчә, юлны гади халык арасында корбаннар булдырмау ниятеннән япканнар. Чөнки туктатыласы машинада җинаятьче китеп барган. Моны Терроризмга каршы милли комитетка сылтанып РИА Новости белдерә. Тоткарлау вакытында ут ачарга туры килә, чөнки ФСБ хезмәткәрләренә алар күз уңында тоткан «Тойота» машинасында шартлаткыч матдәләр бар дигән мәгълүмат килеп ирешә.
Бирелергә дигән таләпкә шикләнелүче ут ача, нәтиҗәдә хокук саклау органнарына аны зарарсызландырырга туры килә. Көч структуралары хезмәткәрләре фикеренчә, бу адәм теракт планлаштырган булган. Тентү вакытында аңарда ясалма шартлаткыч һәм пистолет табалар. Корылма куллануга әзер булган. Операция нәтиҗәсендә каза күрүчеләр һәм корбаннар юк, дип яза ГорОбзор.
Гомумән, төрле чыганакларда бу вакыйгага карата төрле мәгълүмат язалар. Һәлак булучылар, каза күрүчеләр бар дигән хәбәрләр дә очрый. Соңрак рәсми мәгълүмат чаралары төгәлрәк җавап кайтарырлар дип ышанабыз.
Читайте нас: