Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 март 2020, 22:31

Дим бистәсендә көпә-көндез атышканнар

Уфаның Дим бистәсе аша шәһәргә кереп булмый.

Водительләр сүзләре буенча, маска-балаклава кигән кораллы адәмнәр юлны тулысынча япкан.

Нәрсә булганын водительәргә анык кына аңлатмыйлар. Хокук саклау органнарыннан бу хакта бернинди рәсми комментарий да юк.

Шулай итеп, шәһәргә Дим районы аша керү урынында зур “бөке” хасил булган. Водительләр хәтта борылырга мөмкинлек юклыгына зарлана.

Уфалыларга шәһәргә М-5 трассасы аша керергә һәм Дим бистәсенә "борын тыкмаска" киңәш итәләр. “БашДТП” төркемендә коралланган кешеләр атышкан дип тә язалар. Әмма бу әле рәсми расланмаган.

Аллам сакласын. 90нчы еллар җиткән диярсең...
Читайте нас: