Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 март 2020, 13:03

Ашыгыч ярдәм автомобилендә үлгән

Кичә Олыкүл—Кабаково—Суык Чишмә юлында 59 яшьлек водитель авариягә очраган.

Кичә, 18 мартта, Кырмыскалы районында кичке сәгать җиделәрдә коточкыч юл һәлакәте теркәлгән. Олыкүл—Кабаково—Суык Чишмә автомобиль юлының 11нче километрында Kia Spectra руле артындагы 59 яшьлек водитель кюветка төшеп китә һәм машина әйләнә.
ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, авария нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасында Kia Spectra-дагы пассажир ханым гомере өзелә. Водительне исә җитди җәрәхәтләр белән госпитализациялиләр.
“Әле вакыйганың сәбәпләрен ачыклау эшләре бара”, — диелә ЮХХДИ хәбәрендә.
Читайте нас: