Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 март 2020, 17:03

Телефоннан сөйләшкәннән соң... 53 мең сум акчасы югалган

Телефоннан кемнәр белән сөйләшергә ярамый?

Дүшәмбе көн Белореттагы 60 яшьлек бер пенсионер өчен иң уңышсыз көннәрнең берсенә әверелгән: ул полициягә үзен алдаулары турында гариза язган. Ул үзенә бер яшь егетнең шалтыратуын һәм аның белән сөйләшкәннән соң күңелендә шик тууы турында әйткән.
Егет үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионерның банк картасы белән ниндидер сәер операцияләр кылынуы турында хәбәр иткән.
Ул картаны саклау өчен кесә телефонына килгән кодны һәм картаның номерларын әйтергә куша. Пенсионер ул кушканнарны төгәл үти. Сөйләшеп беткәч аның картасыннан 53 мең сум акчаның башка исәпкә күчүе турында хәбәр килә.
Чыганак: news102.ru
Фото: pxhere.com
Читайте нас: