Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 март 2020, 12:15

Фаст-фудны өйдә ашаячаклар

Берникадәр вакытка "Макдональдс"лар турында онытып торырга туры килер инде...

Коронавирус күпләр яратып йөри торган “Макдональдс”ларга да килеп җиткән, имеш. Тиз туклану рестораннары бу зәхмәттән саклану чаралары күрә башлаган.
Мәсәлән, Америка “Макдональдс”ларында хәзер залга иркенләп кереп утырып, бигмаклар, бәрәңге-фрешлар, биг-тейсти кебек ризыклар ашап, кока-кола ише эчемлекләр эчеп утырып булмый. “Макдональдс” җитәкчелегенең мондый тыюлары турында компаниянең сайтында язылган.
Хәзер клиентлар фаст-фудны сатып алып, үзләре белән генә алып китә ала. Моннан тыш, балалар өчен уен залларын да ябачаклар икән.
Ә Русиядә “Макдональдс”лар әлегә элекке режимда эшли. Дөрес, профилактика кысаларында хезмәткәрләрнең температурасын даими үлчәп тору өчен 5 мең градусник, 9 мең литр антисептик сатып алганнар. Соңгылары касса һәм заказлар бирү зонасында урнашкан. Аңардан теләге булган һәркем файдалана ала.

Фото: Lenta.ru

Чыганак: Lenta.ru

Читайте нас: