Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 март 2020, 03:03

Кошчылык фабрикасына ут капкан

Аллаһка шөкер, каза күрүчеләр юк.

Чишмә районының Шөңгәк-Күл авылындагы кошчылык фабрикасында кичә, 16 мартта, эш көне тәмамланганнан соң янгын чыккан. Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына 5 махсус машина, 11 профессиональ коткаручы һәм ирекмәннәр җыелган.
“Беренче янгын подразделениесе фабрика корпусында 20 кв метр мәйданда түбә януын ачыклый”, — диелә ведомство хәбәрендә.
Янгынны тулысынча сүндерер өчен коткаручыларга сәгатьтән артык вакыт таләп ителгән. Әлегә янгын чыгуның рәсми сәбәбе билгеле түгел. Бәхеткә, кешеләр һәм кош-корт арасында каза күрүчеләр юк.
Читайте нас: