Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 март 2020, 12:35

1000ләп штрафы булган водительләр. Кемнәр алар?

Ник аларны җәзага тарттырмыйлар?

Бер көнне телевизордан илдә 1000ләп штрафы булган 73 водитель бар” дип сөйләделәр! Ничек аларны җәзага тарттырмыйлар соң?
Әйе, кызганычка каршы, андыйлар да бар. ЮХХДИ һәм суд приставлары көне-төне тәгәрмәч өстендәге бурычлыларны эзли. Даими рәвештә үткәрелеп торучы махсус операцияләр йөзәрләгән штрафлары җыелган водительләрне ачыкларга ярдәм итә дә инде. Андыйлар башлыча бер төбәктә пропискада торалар, икенче төбәктә яшиләр. Ләкин аларны барыбер табып, җәзага тарттыралар. Арытабан исәпләрендә 100дән алып 1000гә кадәр штрафы булган хокук бозучыларны эзләүгә керешәчәкләр.
- Штрафларын үз теләкләре белән түләмәгән очракта намуссыз водительләр административ хокук бозган өчен тагын җавапка тарттырыла – бу юлы административ кулга алыну турында сүз бара. Яки аларны мәҗбүри эшләргә җәлеп итәчәкләр, - ди ДВИРОС адвокатлар коллегиясе президенты Денис Звягинцев. - Телиләрме, юкмы, штрафларны барыбер түләргә туры киләчәк. Намуссыз водительләрнең милкен, правасын тартып алырга да мөмкиннәр, чит илгә чыгуны тыячаклар.

Фото: iz.ru

Чыганак: АиФ.

Читайте нас: