Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 март 2020, 21:42

Күпердән егылып төшкән һәм...

кире тора алмаган. Гомере шунда өзелгән.

Салават районында Юрүзән елгасы өстендә, бозда бер ир мәете табылган. “Салават җирендә” басмасы хәбәр итүенчә, мәрхүмнең гәүдәсен Илтай авылыннан ерак түгел генә елга аша элмәле күпер астында күргәннәр.
Янгантау авыл советында аңлатуларынча, мәрхүм — Илтайда яшәүче беркайда да эшләмәгән 40 яшьлек ир. Якшәмбе көнне ул кемнедер җирләүгә барган, соңыннан искә алу мәҗлесендә дә булган.
Мөгаен, аек булмаган ир, искә алу мәҗлесеннән кайтышлый элмәле күпердән егылып, текә ярдан түбәнгә очып төшкәндер дип шикләнәләр. Шунда ук туңып та үлгән.
Гомере өзелгән ирнең гаиләсе булмаган, ялгызы гына яшәгән. Мәрхүмнең мәете суд-медицина экспертизасына юнәлтелгән.
Читайте нас: