Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 март 2020, 15:10

Таныш булмаган кешеләрне фатирыгызга кертмәгез!

Уфаның Совет районы полициясе 86 яшьлек пенсионерны талаган егетне кулга алган.

Уфада яшәүче өлкән яштәге фатир хуҗасына үзен газ хезмәте хезмәткәре булып таныштырган яшь кеше килеп кергән. Ул газ җиһазларының төзеклеген тикшерергә теләвен әйтә. Егет фатир буйлап газ приборларын тикшергән булып йөргәндә, шкафтан 14 мең сум акчаны чәлдерергә дә өлгерә. Шуннан соң егет тиз генә чыгып китү ягын карый. Соңрак пенсионер үзенең акчаларын тикшерә: ул акчаны тапмый һәм шунда ук полициягә хәбәр итә. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган. Ул көллиятнең 17 яшьлек укучысы булып чыга. Ул газоанализаторлар урнаштыру буенча оешмада бер вакыт эшләп алган булган. Нәкъ шул еллардагы күнекмәләре әбинең уяулыгын киметергә ярдәм иткән дә инде. Егеткә карата "урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Яшь кеше шундый ук маддә буенча, шундый ук җинаять өчен моңа чаклы хөкем ителгән булган.
Читайте нас: