Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 март 2020, 19:39

Каргизәрдә чыгып киткән ир кире кайтмаган

Ул балык тотарга дип киткән.

Система-112 шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә 14 мартта республиканың Краснокама районында 4 кеше каргизәрләрдә шуарга чыгып киткәннәр дә кайтмаганнар дигән хәбәр килгән. Ирләрнең берсе кайтмаган. Әлеге вакытта аны эзләүләр бара, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Җомга көнне (13 мартта) шушы ук авылда моңа охшаш очрак теркәлгән иде. Анда ике ир каргизәрләрдә балыкка дип чыккан һәм боз астына төшеп киткәннәр. Бәхеткә, алар үзаллы судан чыга алган. Каза күрүчеләрнең берсен дәваханәгә илткәннәр. Ә менә каргизәрне чыгара алмаганнар. Ул су астында калган.

“Бер җәяүле өчен 10-12 сантиметр калынлыктагы боз хәвефсез дип исәпләнә. Йөк астындагы боз ярыла башлый, ярылганда шыгырдаган тавышлар да ишетелә. Бу очракта аякларны шудырып кына атлап, хәвефле урыннан китәргә киңәш ителә. Аеруча куркыныч ситуациядә исә иң яхшысы — бозга яту. Яткан хәлдә кире юнәлешкә шуышырга кирәк, — дип киңәш бирәләр ведомствода. — Республикада җылы һава торышы хакимлек итә, шуңа күрә каргизәрләрдә йөрергә, бозлы елгалардан балык тотарга кирәкми. Салкын суга төшеп киктәндә вакыт минутлар түгел, секундлар белән исәпләнүен исегездән чыгармагыз!”
Читайте нас: