Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 март 2020, 22:50

Берьюлы өч машина бәрелешкән

Барына да йөк машинасы водителе гаепле, ди.

Бүген көндез, 14 мартта, “Планета” сәүдә үзәге янында Сипайловская урамында берьюлы өч юл-транспорт авариясе теркәлә. Авария хакындагы видеоязма кадрлары социаль челтәрләрдә пәйда булды.
Шаһитлар сөйләвенчә, бәрелешү йөк автомобиле водителе аркасында килеп чыккан. Аның машинасының тормозлары сафтан чыккан.
“Вести Башкортостан” мәгълүматлары буенча, каза күрүчеләр юк. Уфаның дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, йөк машинасы водителе Volkswagen Jetta автомобиле белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасы Renault Sandero-га барып менә.
Читайте нас: