Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 март 2020, 13:20

Башкортстан автобусы төзек булмаган

Башкортстан автобусы Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, зыян күрүчеләр бар.

Стәрлетамактан Яр Чаллы шәһәренә юл тоткан «Башавтотранс» автобусы юл –транспорт һәлакәтенә юлыккан. Авариядә 9 пассажир зыян күргән. Шаһитлар хәбәр итүенчә, юл һәлакәте Урыссу бистәсе янында булган. Алар җәмәгать транспортының тормозлары рейс башыннан ук төзек булмавын билгеләп үтәләр. Әлегә барлык зыян күрүчеләрнең хәле һәм авариянең сәбәбе билгесез кала.
Читайте нас: