Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 март 2020, 13:45

Кыз авыртудан йөрәк өзгеч итеп кычкырган...

Аның хәтта кул бармаклары өзелгән

Бүген Уфада Комсомольская урамында урнашкан 1/1 санлы йорт каршында күңелсез хәл булган – яшь кызны машина бәрдергән.

Авария урыныннан төшерелгән кадрларны социаль челтәрләргә куйганнар. Күрәсең, бәрдерү нәтиҗәсендә кызны юл читенә алып очыргандыр.
Бу хәлнең шаһиты булган кешеләр сөйләвенчә, җәяүле кыз юл аша ярамаган урыннан чыгарга уйлаган. Нәтиҗәдә, җитди яралар алган, хәтта кул бармаклары өзелгән, диләр. Әлеге вакытта бу хәл турында рәсми мәгълүмат юк. Тикшерү бара.

Фото: gtrk.ru

Чыганак:gtrk.ru

Читайте нас: