Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 март 2020, 01:30

Тагын бер укучы дәрес вакытында үлгән

Физкультура дәресендә кинәт хәле начараюын тоеп, эскәмиягә барып утырган.

Бу аяныч хәл бүген, ягъни 11 мартта, Магнитогорск шәһәрендә булган.

Хәзер бу факт буенча Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты башлыгы тикшерү үткәрә.17 яшьлек яшүсмер физкультура дәресендә кинәт хәле начараюын тоеп, эскәмиягә барып утырган һәм аңын югалткан. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп өлгерә алмаган, үлгән.
"Үлемнең криминаль билгеләре табылмаган", - дип әйтелә хәбәрдә.
Башта экспертиза сәбәпләрен ачыклаячак, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк. Моңа кадәр берәр нинди авыруга зарланганмы-юкмы, ансы билгесез, әмма сыйныфташлары сүзләренә караганда,малайның сәламәтлеге бик яхшыдан булмаган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 28 февральдә Магнитогорск мәктәпләренең берсендә дәрес вакытында икенче сыйныф укучысы кинәт вафат булган иде. Бу очракта малайның җитди авыруы булуы ачыкланган.
Читайте нас: